Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды

Әлмәт татар дәүләт драма театрында күренекле татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләймановага багышланган XIV әдәби премия тантанасы узды. Мәҗлестә лауреатларга һәм стипендиатларга бүләкләр тапшырылды."Татнефть"...

Әлмәт татар дәүләт драма театрында күренекле татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләймановага багышланган XIV әдәби премия тантанасы узды. Мәҗлестә лауреатларга һәм стипендиатларга бүләкләр тапшырылды.
Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды
"Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев премиянең шактый гына тарихы барлыгын сөйләде. "Аның башлап җибәрүчесе Әлмәт Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов иде. Аннан соң Саҗидә апаның улы Әнвәр Маликов та бар. Әлмәт татар драма театры труппасына рәхмәт әйтәсем килә. Шушы эшне башкаручыларга алкышларга кирәк. Әздән генә башланган бу чара хәзер зур традициягә әйләнде. Минемчә, ул әле алга таба да булыр, чөнки без эшлибез, мәдәниятебез үссен дип тырышабыз", - диде ул.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бу мәҗлеснең даны Россиягә таралуын әйтте. "Татар халкының рухына үтеп кереп күңелендә калмаса, кеше йөрәгенә үтеп кереп булмый. Саҗидә Сөләйманова, аның искиткеч иҗаты әнә шундый ул. Шуңа күрә дә без ел саен монда җыелабыз. Киләчәктә дә шушы җирдә бергәлектә үткәрергә насыйп булсын", - диде ул.
"Ундүрт ел дәвамында ике меңгә якын иҗат кешеләребез "Татнефть" компаниясеннән ярдәм ала. Без мондый оештыручыларыбыз, осталарыбыз белән горурланабыз. Бирегә иҗат элитасы җыелган. Алга таба да иҗат итүегезне теләк калам", - диде Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Әфләтунова.
Зәйнәп Шаһвәлиева Саҗидә Сөләйманова стипендиясенә ия булу зур бәхет булуын әйтте. "Халисә апа Ширмәнгә, аның җитәкчелегендә институтыбызда эшләп килгән "Әллүки" түгәрәгенә, иҗатлары ашы шигърияткә тагы да ныграк гашыйк итә белгән кызларга зур рәхмәтлемен. Халык, милләт турында сөйләшә башлауга күз алдыма яшь буын шагыйрьләре һәм язучылары килеп баса", - ди ул.
"Әле берничә ел элек кенә моның турында хыяллану түгел, уйлап карарга да кыймый идем, чөнки шигырь минем өчен гел ниндидер сихри, ләззәтле, эчке дөнья авазы булып тоелды. Хәзер исә мин шигърияткә, һәм, гомумән, әдәбиятка кешене (автордан башлап, укучыга кадәр) тәрбияләү чарасы итеп карыйм", - диде Зәйнәп Шаһвәлиева.
Зәринә Хуҗина әдәбият һәрчак үсештә булырга тиеш дигән фикердә. "Әгәр алмашка яшьләр килми икән, нинди үсеш турында сүз булырга мөмкин? Әдәбият дәрьясы шаулап аксын өчен, әлбәттә, яшьләрне җәлеп итүнең юлларын табу кирәк. Яшьлек ул - үзе бер үзенчәлекле дөнья. Бүгенге яшьләрнең рухи дөньясы гаять бай, нәкъ Тукай әйткәнчә дияр идем мин "без аның бик зур фәһерле, чын бриллиант кашлары", - диде ул.
Мәгълүм булганча, "Татнефть" компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе быел өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясен билгеләде, шулай ук иҗат белән шөгыльләнгән ун студентка стипендияләр бирергә карар ителде.
Әдәби премия тантанасы Әлмәт дәүләт драма театры труппасы тарафыннан куелган номерлар белән үрелеп барды, сәхнәдә җырчы Рәфинә Ганиуллина, баянчы Рәзил Камалов, "Нардуган" бию төркемнәре чыгыш ясады. Мәҗлес истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.


Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/05/196478/

Комментарийлар