Әлмәттә көчле җил өермәсен шаһитлар видеога төшергән.
![ÓлмÓÑÑÓ ÐºÓ©Ñле давÑл вакÑÑÑнда маÑина Ó©ÑÑÐµÐ½Ó Ð°Ð³Ð°Ñ Ð°Ñган](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/06/24/0147.jpg)
Өермәле җил вакытында ишегалдында торган автомобиль өстенә агач ауган. Ролик социаль челтәрләрдә таралды.
![](https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2019/06/24/0148.jpg)
Беренче язма авторы сүзләренчә, шәһәрдә көчле җил булган, шуннан соң тузан өермәсе күтәрелгән һәм җил яңгыр болытларын куып китергән.
![](https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2019/06/24/0149.jpg)
Роликта һава торышының бик тиз үзгәрүе күренә. Бераз вакыттан шәһәрдә көчле яңгыр ява башлый. Көчле җил йорт ишегалдында торган автомобиль өстенә агач аударган.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 24 июнь көнне республикада шторм кисәтүе игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде.
Комментарийлар