Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә йөз гектар мәйданда Чемпионатка багышлап туп ясаганнар (ВИДЕО)

Әлмәт районындагы авыл хуҗалыгы кырларының берсендә Чемпионат ачылуга багышлап, йөз гектар мәйданда "футбол тубы" ясап куйганнар. Рәсемне ГЛОНАСС навигация системасы төшереп алган. Фото: Әлмәт район м...

Әлмәт районындагы авыл хуҗалыгы кырларының берсендә Чемпионат ачылуга багышлап, йөз гектар мәйданда "футбол тубы" ясап куйганнар. Рәсемне ГЛОНАСС навигация системасы төшереп алган.
007 Фото: Әлмәт район матбугат хезмәте
Әлмәт авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күпьеллык үлән үсеп торган 100 гектар җирдә диаметры 60 метр булган туп рәсеме ясаганнар.
Алар Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышын шулай итеп каршы алган.
Мондый масштабтагы картина аналогы Россиядә әлегә булганы юк иде. Футбол сөючеләр бу картинаны күрү өчен Әлмәткә киләләр.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=e7-oWMfK4Kw[/embed]
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар