Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә III Бөтенроссия фестиваль-бәйгедә катнашкан иң яшь композиторга 8 яшь

 Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбендә танылган композитор Рәис Нәгыймов исемендәге III Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Иң яшь композиторга 8, иң зурысына 56 яшь иде. Бу турыда җирле басма...

 
Әлмәттә III Бөтенроссия фестиваль-бәйгедә катнашкан иң яшь композиторга 8 яшь
Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбендә танылган композитор Рәис Нәгыймов исемендәге III Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Иң яшь композиторга 8, иң зурысына 56 яшь иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бәйгедә 33 кеше катнашты. Аларның 8-е музыка мәктәбендә, 12-се көллияттә белем алучылар, 13-е инде музыкантлар.
Моңа кадәр дә төрле номинацияләр буенча уздырылып килгән бәйгедә быел янәдән яңалык. "Балаларның һәм зурларның композиторлык иҗаты" номинациясендә көч сынашырга Әлмәттән тыш, Лениногорск, Җәлил, Азнакай, Бөгелмәдән килгәннәр. Яңа Кәшер, Түбән Мактамада яшәүчеләр арасында да көй чыгаручылар бәйгедә үзләрен сынап карарга булган.
Яңа төр бәйгегә ихтыяҗ зур булуын музыкантлар, укытучылар да билгеләп үтте.

Фото: almet-rt.ru


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179338/

Комментарийлар