Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә эпидемиягә каршы чаралар күрүгә 3 миллион сум акча бирелә

Әлмәттә эпидемиягә каршы чаралар күрүгә 3 млн сум акча бирелә. Тендер Россия Федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Бу суммага территорияләрне һәм сулыкл...

Әлмәттә эпидемиягә каршы чаралар күрүгә 3 млн сум акча бирелә. Тендер Россия Федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу суммага территорияләрне һәм сулыкларны дезинфекцияләү, биналарны эшкәртү, эчәргә яраклы суны тикшерү, урман һәм паркларны кимерүчеләрдән эшкәртү һәм башка эшләр башкару каралган.
Башкаручы 11 апрель көнне аукционда билгеләнәчәк. Акча район бюджетыннан биреләчәк. Әлеге хезмәт күрсәтү 31 декабрьгә кадәр башкарылачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183294/

Комментарийлар