Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә декрет ялындагы хатын-кызлар өчен һөнәри өстәмә белем бирү курслары ачыла

Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге декрет ялында булган хатын-кызларны һөнәри өстәмә белем бирү курсларына чакыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Биредә алар смета эше, 1С-предприятие, компьютер дизайн...

Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге декрет ялында булган хатын-кызларны һөнәри өстәмә белем бирү курсларына чакыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Биредә алар смета эше, 1С-предприятие, компьютер дизайны һәм чәчтараш юнәлешләре буенча бушлай укый алачак.
Хәзерге көндә төркемнәргә бүлү эше бара. Дәресләр май аенда башланып китәчәк. Курсларны тәмамалаучыларга йомгаклау аттестациясен үткәннән соң, белем алу турында документ тапшырыла.
Бу хакта тулырак мәгълүматны 8(8553) 32-34-93 телефон номеры аша белә аласыз.
 http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/05/183799/

Комментарийлар