![7b4ae3519bc882e48fa4b3d647130787_XL](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/02/7b4ae3519bc882e48fa4b3d647130787_XL.jpg)
24 февраль кичендә шәһәрдә беренче халыкара джаз фестивале булды. Анда әлмәтлеләр белән бергә Татарстан һәм Россия шәһәрләре, шулай ук Африка илләреннән килгән осталар да чыгыш ясады.
“Окно в JAZZ -2016” исеме астында узган фестивальнең махсус кунаклары – гитарист Виктор Полуполтинов, пианист Олег Анохин (Мәскәү), җырчылар Эложа Акифев (Перкуссия, Бенин, Африка) һәм “Голос” проекты катнашучысы Софи Окран. Алар белән бер сәхнәдә “Әлмәт джаз-клубы”, “Мелодии и ритмы” ансамбле, Әлмәт музыка көллияте һәм 1 нче музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады.
Очрашу “Татнефть” ААҖ профсоюз комитеты ярдәме белән мөмкин булды.
Комментарийлар