
Әлегә кадәр ашыгыч операцияләр туры килгәндә яки аларның кирәклегенә басым ясалганда сабыйларны Лениногорск хастаханәсенә юллый торган булганнар.
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин эшлиячәк табиблар белән очрашып, егетләргә эшләрендә уңышлар теләп, кулларына тулысы белән җиһазландырылган фатирлардан ачкычлар тапшырган. Марат Насыйбуллин һәм Павел Климашов балаларны Әлмәт шәһәре һәм “Татнефть” ААҖ медика-санитария частендә кабул итәчәкләр.
Бүген Әлмәт районында 42600 бала яши, шуларның 7200 авылларда, дип яза "Әлмәт таңнары".
Комментарийлар