Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә балалар бакчасы мөдиренә 20 мең сум штраф салынган

Әлмәттә бер балалар бакчасы мөдире элекке дәүләт хезмәткәрләрен законсыз рәвештә эшкә жәлеп иткән өчен 20 000 сум күләмендәге штрафка тартылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Тикшерүдән күренгәнчә, м...

Әлмәттә бер балалар бакчасы мөдире элекке дәүләт хезмәткәрләрен законсыз рәвештә эшкә жәлеп иткән өчен 20 000 сум күләмендәге штрафка тартылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тикшерүдән күренгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының җитәкчесе эшкә салым хезмәтенең элекке хезмәткәрен кабул итә. Ләкин мөдир кеше, таләп ителгәнчә, ун көн эчендә хезмәткәренең элеккеге эш бирүчесенә аның яңа эшкә урнашуы турында хәбәр итми. Бу исә Коррупциягә каршы көрәш турындагы законны боза, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Балалар бакчасы мөдире “Элекке дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне хезмәт эшчәнлегенә законсыз җәлеп итү” маддәсе буенча административ җаваплыкка тартылды.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/04/183864/

Комментарийлар