
Биредә 15 Әлмәт егете армия хезмәте уза икән. Визит кысаларында хәрби часть командирлары белән очрашканнар, солдатларның яшәү шартлары белән дә танышканнар. Ватан алдында хәрби бурычларын үтәүче якташлар белән аралашып, кунаклар аларга Әлмәт чәк-чәге, телевизор, спорт инвентарьлары, «Носкофф» компаниясе продукцияләрен бүләк иткәннәр, шулай ук үзешчән артистларыбыз концерт белән чыгыш ясаган.
Комментарийлар