Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәтлегә сүгенгән өчен 20 мең сум штраф салганнар

Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәре хокук бозучыны туктатып аннан документларын сораган. Автомобиль йөртүче гауга чыгарып, китеп барырга җыенганда аны тоткарлыйлар, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.Беркетмә төзү...

Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәре хокук бозучыны туктатып аннан документларын сораган. Автомобиль йөртүче гауга чыгарып, китеп барырга җыенганда аны тоткарлыйлар, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Беркетмә төзү вакытында ир-ат шаһитләр каршында автоинспекторга сүгенү сүзләре ишеттерә. Аны “Хакимият вәкилен мыскыл итү” дигән маддә нигезендә хөкем иттеләр.
Ул үз гаебен яртылаш кына таныган. Әлеге ир-ат сүзләре буенча, аның мондый адымына инспектор сәбәпче. Әлмәт шәһәр суды сүгенгән өчен әлмәтлегә 20 мең сум штраф салды.

Комментарийлар