Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәткә туристлар агылуы ихтимал

Әлмәтлеләргә хәзер рәхәтләнеп диңгез-күл буйларында ял итү өчен әллә кая барып йөрергә кирәк булмаячак. Киресенчә, аның  үзенә туристлар агылуы бик тә ихтимал. Шәһәр төзелеше утырышында шәһәр күле тер...


Әлмәтлеләргә хәзер рәхәтләнеп диңгез-күл буйларында ял итү өчен әллә кая барып йөрергә кирәк булмаячак. Киресенчә, аның  үзенә туристлар агылуы бик тә ихтимал. 





NqoYj-KR8kY


Шәһәр төзелеше утырышында шәһәр күле территориясенең проекты каралды һәм ул бертавыштан кабул ителде. Татарстанда Су саклау зоналары елы уңаеннан төзелгән программа кысаларында шәһәр күлен үзгәртеп кору планлаштырылган иде. Мондый үзенчәлекле һәм күләмле проектка Татарстанда да, Россиядә дә тиңнәр юк, дип яза "Әлмәт таңнары".


Бүген шәһәр күле калага гына ямь биреп тора. 2000 елда ук нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән күлдә соңгы вакытта санитар нормаларга туры килмәве сәбәпле су коенырга ярамый,  пляждагы ком балчык белән катнашып беткән, эскәмияләр, беседкалар иске, кыскасы, рәхәтләнеп ял итү өчен бернинди дә шартлар юк.


Тиздән, бик тиздән күл танымаслык булачак. Проектны тормышка ашыру башланган инде. Сүз уңаенда, аны “Шәмсенур” паркы белән үзен яхшы яктан таныткан фирма эшләгән. Проектның асылы биредә спорт белән шөгыльләнү, ял итү һәм буш вакытны файдалы уздыру өчен туристик зона ясаудан гыйбарәт.


– Күл территориясендә Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышлары уздыру, туристларны җәлеп итү өчен барлык мөмкинлекләр бар, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов.


Нәрсәләр булачак соң бу күлдә шулкадәр хушны алырлык? Әлбәттә, пляж үзәк урында булачак. Аның комы тулысы белән алыштырылачак. 1300 тонна ком кайтару күздә тотыла.  Пляж зонасы өр-яңадан җиһазландырыла. Суны санитар нормага китерү өчен бүген үк эш бара.


Су спорты төрен яратучыларга вейк-парк ясала. Аңа җиһазлар сайлаганда барлык яшь үзенчәлекләре дә искә алынган. Әлеге парк кыш көне дә эшләп, сноубордистлар һәм тау чаңгысын үз итүчеләргә тренировка мәйданчыгын үтиячәк.


Проектта түләүле су комплексы төзү дә каралган. Ачык һавадагы бассейн 50х20 метрлы итү күздә тотыла. Аның тирәнлеге зурлар өчен аерым, балаларга аерым булачак.


Су комплексында балалар өчен спрей-парк та ясала. Анда интерактив су фонтаннары да, аттракционнар һәм башкалар урнаштырылачак. Шулай ук күл зонасында скалодром, бау паркы, спорт тренажерлары, балалар мәйданчыклары ясалачак. Проект шәһәр төзелеше әгъзаларының күңеленә хуш килгән. 





 

Комментарийлар