Әлмәт үзенең юбилеен билгеләп үтте
Әлмәтнең 65 еллыгы уңаеннан шәһәрдә бәйрәм чаралары булып узды. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, дип хәбәр итә җирле басма. Фото: almet-rt.ruУл башта бы...
Әлмәтнең 65 еллыгы уңаеннан шәһәрдә бәйрәм чаралары булып узды. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, дип хәбәр итә җирле басма.
Фото: almet-rt.ru
Ул башта быел төзелгән “Саулык” паркында булып, “Актив озын гомер” проектында катнашучылар белән аралашты, аннары “Кванториум” балалар технопаркында узган волонтерларның пленар утырышында һәм үзәк шугалакны ачуда катнашты.
Төп тантана исә "Нефтьче" Мәдәният сараенда узды. Бәйрәмгә шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, хезмәт ветераннары, предприятие, оешма җитәкчеләре, депутатлар чакырылган иде.
"Безнең илдә күпләр нефть табу эшчәнлеге белән мәшгуль. Ләкин барлык нефтьчеләр дә үз төбәкләре өчен бу кадәр күп эшләми", - дип ассызыклады Дәүләт Советы рәисе үз чыгышында һәм Әлмәт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
"1953 елның 3 ноябреннән башлап Әлмәт тиз темплар белән үсеш ала. Ул бүген республиканың иң төзек һәм чәчәк атучы шәһәрләренең берсе булып тора. Аның тарихы төрле елларда киләчәк үсеше өчен ышанычлы нигез салган меңләгән кеше язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән, - дип ассызыклады Айрат Ринат улы. - Шәһәребезнең җаны - биредә яшәүче һәм хезмәт куючы кешеләр. Аны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән барлык ветераннарга, хезмәт династияләренә зур рәхмәтемне белдерәм".

Комментарийлар