Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәт укучылары Һиндстанда яңа рекорд куйды

Әлмәт укучылары Һиндстанда үтә торган QUANTA табигать фәннәре буенча халыкара олимпиадасы җиңүчеләре булдылар, дип яза "Әлмәт таңнары" басмасы.Чара ел саен Лакхнау шәһәрендә урнашкан Сity Montessory S...

Әлмәт укучылары Һиндстанда үтә торган QUANTA табигать фәннәре буенча халыкара олимпиадасы җиңүчеләре булдылар, дип яза "Әлмәт таңнары" басмасы.


5790


Чара ел саен Лакхнау шәһәрендә урнашкан Сity Montessory School базасында үтә. Быел олимпиадада җир шарының 55 иленнән килгән 150 команда катнашты.
Биредә Әлмәтнең 1 нче лицей-интернаты командасы да уңышлы чыгыш ясады. Алар бу олимпиадага әзерлекне уку елы башында ук башлаган булганнар.
«Кулдан ясалган катер узышы» компетенциясендә «алтын» хуҗалары Камил Гарипов һәм Камил Гарифуллин була. Аларның көймәсе 16,28 секунд эчендә 25 метрга кадәр йөзеп (кеше катнашыннан башка) яңа рекорд куйды.
«Кулдан ясалган робот узышлары» компетенциясендә «бронза» ны Радик Гарипов һәм Риназ Закиров алды. Әлмәт роботлары каршылыклар полосасының ике этабын да уңышлы үтте.
«Музыкаль номер» компетенциясендәге «алтын» әлмәтлеләргә командалы башкарып чыгу өчен бирелә. Алар һиндстанлыларга татар халык биюен бүләк итте һәм милли музыка коралларында да уйнап күрсәттеләр.
 

Фото: http://almetyevsk.tatar.ru

Комментарийлар