Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәт театры Стивен Кинг әсәре буенча татарча триллер премьерасын күрсәтә

Әлмәт театры Стивен Кингның «Мизери» романына нигезләнгән «Lady Газраил» татар триллерын сәхнәләштерә. Премьера көннәре 24, 25 ноябрьдә була. Фото: Ләйләгөл МинаеваТеатр белгечләре триллерны театр жан...

Әлмәт театры Стивен Кингның «Мизери» романына нигезләнгән «Lady Газраил» татар триллерын сәхнәләштерә. Премьера көннәре 24, 25 ноябрьдә була.


00096 Фото: Ләйләгөл Минаева


Театр белгечләре триллерны театр жанры дип санамый. Шулай да экспериментлардан курыкмый торган Әлмәт театры яңа спектаклен триллер жанрында дип билгеләгән.
«Lady Газраил» - Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина юбилеена атап чыгарылды. Саташкан шәфкать тутаты Энни Уилкес ролендә ул уйный. Пол Шелдон ролендә – Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов.
Спектакль Саймон Мурның «Мизери» пьесасы буенча театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемәсендә куелды. Режиссер – Илшат Мөхетдинов. Хореограф – Алинә Мостаева. Рәссам – Илшат Азихонов, уо куючы рәссам – Илшат Сәяхов.

  • Стивен Кингның бу романын 1990 елда кинорежиссер Роб Райнер куйган иде. Энни Уилкес ролен башкарган Кэти Бейтс “Оскар” кинопремиясен алды.



 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/20/175554/

Комментарийлар