Әлмәт паркында Беренче канал тапшыру төшерде
Әлмәт паркында Беренче канал тапшыру төшерде. «Играй гармонь любимая» телепроектының иҗат төркеме берничә көн дәвамында шәһәр һәм райондагы үзешчән артистларны, төрле милләт ансамбльләрен төшерде, төб...
Әлмәт паркында Беренче канал тапшыру төшерде. «Играй гармонь любимая» телепроектының иҗат төркеме берничә көн дәвамында шәһәр һәм райондагы үзешчән артистларны, төрле милләт ансамбльләрен төшерде, төбәгебезнең күркәм традицияләрен өйрәнде, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Фото: almet-rt.ru
Кичә аларның иҗади сәяхәте паркта дәвам итте. Биредә «Играй гармонь» фестивале узды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, депутат, боксчы Николай Валуев, «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Нурия Вәлиева әлмәтлеләрне «Мәдәни мохит» проектының яңа сезоны ачылу белән котлады. Төбәкнең мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре бүләкләргә дә лаек булды.
Сәхнә түренә чыккан Мәскәү кунакларын – Анастасия һәм Захар Заволокиннарны, «Частушка» ансамблен халык алкышларга күмде. Концерт барышында ук «Играй гармонь любимая» тапшыруы өчен чыгышлар яздырылды. Димәк, озакламый Әлмәтнең бай мәдәни тормышын Беренче каналдан күзәтә алачакбыз.

Комментарийлар