Әлмәт кызы – «Дөньяның топ-моделе-2018» бәйгесендә җиңде
Әлмәт кызы Диана Уразбахтина «Дөньяның топ-моделе-2018» титулына ия булды, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары". Грециядә уздырылган бәйгедә дөньяның 23 гүзәл заты катнашты. 15 яшьлек Диана гади мәктәпт...
Әлмәт кызы Диана Уразбахтина «Дөньяның топ-моделе-2018» титулына ия булды, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".
Грециядә уздырылган бәйгедә дөньяның 23 гүзәл заты катнашты. 15 яшьлек Диана гади мәктәптә укудан тыш, 3 ел дәвамында модельләр мәктәбенә дә йөри. Узган ел аның «Топ-модель-2017» бәйгесендә җиңеп чыгуы Грециядә Россия данын яклау мөмкинлеге биргән. Барлык этапларда да Диана бары тик югары балларга гына ирешеп, бәйгенең төп призын нефтьчеләр башкаласына алып кайтты.
Фото: шәхси архивтан

Комментарийлар