Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәт көрәшчесе Хаҗга юллама белән бүләкләнде

Чаллы шәһәрендә  Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча унынчы мөселман яшьләренең турниры узды.Ярышларда республика районнарыннан һәм шулай...

Чаллы шәһәрендә  Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча унынчы мөселман яшьләренең турниры узды.
Ярышларда республика районнарыннан һәм шулай ук Башкортстаннан йөздән артык спортчы катнашты. Бу хакта "Саба таннары" сайты хәбәр итә.
Аерым алганда, татарча көрәш буенча 63 көрәшче бил алышса, кул көрәше буенча 42 спортчы көч сынашты. Алар барысы да, ярышлар башланыр алдыннан, намаз уку тәртибен белү буенча тест узды. Бу - ярышларда катнашуның төп шарты булып торды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Диния нәзарәте кубогына командалар арасында, Әлмәт командасы лаек булды. Иң олы бүләккә — Хаҗга юлламаны исә, үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны яулаган көрәшчеләр һәм кул көрәштерүчеләр арасында җирәбә юлы белән Әлмәт көрәшчесе Айрат Сәмигуллин лаек булды.
Айрат Сәмигуллин көрәш җәмәгатьчелегендә танылган. Ул үзе Оренбург якларыннан. Ләкин соңгы елларда рәсми ярышларда Әлмәт командасы өчен көрәшә.
Командалар беренчелегендә икенче урында - Чаллы көрәшчеләре, өченче урында - Саба һәм Балтач командалары.

Комментарийлар