Логотип «Мәйдан» журналы

Әлки районында дүрт үзешчән коллектив “халык” исемен алды

Әлки районының үзешчән коллективлары республика Мәдәният министрлыгының сәнгать советы каршында “халык коллективы” исемен раслау өчен чыгыш ясаган. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" газетасы яза.Хәзерге вакыт...

Әлки районының үзешчән коллективлары республика Мәдәният министрлыгының сәнгать советы каршында “халык коллективы” исемен раслау өчен чыгыш ясаган. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" газетасы яза.
clipboard34
Хәзерге вакытта районда ике халык театры эшли. Район мәдәният йорты каршындагы театр коллективы кунакларга Рөстәм Мингалимнең “Өч балдызга – бер ялгыз” спектаклен, ә әхмәтлеләр шул ук авторның “Әгәр булса борчуларың” әсәрен сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Ике театр да үзләренә яшь алмаш әзерләгән. Яшьләр сәхнәдә әкиятләргә “җан өрә”. Художество советы әгъзалары ике халык театрының да хезмәтенә әйбәт бәя биргән.
–Бик тормышчан уйныйсыз, образларга оста керәсез. Әлкидә театраль халык яши шул. Бу төбәкнең татар сәнгатенә күпме күренекле артистлар бирүе дә очраклы түгел, - дигән алар.
Шул ук вакытта министрлык вәкилләре, район мәдәният йорты каршындагы театр коллективында нигездә мәдәният хезмәткәрләре уйнавын искәртеп, коллективка халык арасыннан талантларны күбрәк җәлеп итәргә киңәш биргәннәр.
Район үзәгендәге “Әфганнан Чечняга кадәр. 16 нчы регион” вокаль-инструменталь ансамбленә дә шундый теләк җиткерелгән. Ә гомумән бу ансамбль адресына байтак мактау сүзләре әйтелгән. Мондый музыкаль коллективлар бик сирәк районнарда гына икән.
clipboard36
Ике театр коллективы да, вокаль-инструменталь ансамбль дә “халык коллективы” исемен раслаган. Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Рябинушка” коллективына “халык хоры” исеме бирелгән.
“Сударушка” хоры чыгышын да художество советы хуплаган. “Сударушка” һәм Югары Әлморза клубы каршындагы үзешчән театр “халык коллективы” исеменә киләсе елга имтихан тотачаклар, диелә язмада.

Комментарийлар