Логотип «Мәйдан» журналы

Әлки районы эшмәкәре гараж өстендә кыяр-помидор үстерә

Әлки районы Базарлы Матак бистәсендә яшәүче эшмәкәр Надыр Зәйнуллин гараж өстендә кыяр-помидор үстерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Ул үзенең автосервис бинасы түбәсенә теплица ясарга дигән карар...



Әлки районы Базарлы Матак бистәсендә яшәүче эшмәкәр Надыр Зәйнуллин гараж өстендә кыяр-помидор үстерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.






Ул үзенең автосервис бинасы түбәсенә теплица ясарга дигән карарга килә. Гаражны барыбер җылытасы. Шул җылылыкны бина өстенә корылган теплицага да җибәрергә була дип, тәвәккәлләп эшкә тотына.




Теплица югарыда булгач, аңа көне буе кояш төшеп торачак. Дөрес, җирдә ясауга караганда икенче катта теплица төзү күпкә мәшәкатьле. Төзү эшләре дә башта уйлаганнан күпкә чыгымлырак килеп чыга аның. Әйтик, 300 квадрат метр зурлыктагы мәйданны бертигез җылыту өчен шактый күп тимер торбалар кирәк була.




Шулай итеп, икенче катта кыяр, помидор үстерү өчен улаклар ясап, аңа кара төстәге полиэтилен түшәп, җир ташыйсы кала. Кара туфракны ул урманнан алып кайта. Шуны черемә белән катнаштырып улакларга тутыра. Һәр улак уртасыннан торбалар җылылык биреп тора.




Надыр Зәйнуллин яшелчәләрне бернинди минераль ашламалар, химикатлар кулланмыйча үстерә. Шуңа аның кыяр-помидорлары тәмле, хуш исле, халык та яратып ала.


















Эшмәкәр ике кат итеп урнаштырылган читлекләрдә берьюлы 1500 ләп төрле зурлыктагы чебиләр үстерә. Кошлар торагының идәннәре теплица миченнән җылына. Һаваны вентиляторлар эшләп сафландырып тора.


 
Фото: http://alki-rt.ru/

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар