Логотип «Мәйдан» журналы

Әлки районы архив бүлеге, республика бәйгесендә җиңеп, 205 мең сум грант откан

Татарстан Дәүләт комитеты муниципаль архивлар арасында үткән республика конкурсына йомгак ясаган. Әлки районы архив бүлеге, республика бәйгесендә җиңеп, 205 мең сум грант откан. Бу турыда җирле басма...

Татарстан Дәүләт комитеты муниципаль архивлар арасында үткән республика конкурсына йомгак ясаган. Әлки районы архив бүлеге, республика бәйгесендә җиңеп, 205 мең сум грант откан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.


9600 Фото: alki-rt.ru


Әлеге бәйгедә 31 архив бүлеге катнашкан, һәм 13 е генә җиңүгә ирешкән.
Район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева әйтүенчә, бәйгегә алар “Безнең җитәкчеләр. Әлки районы тарихы кешеләр аша” дигән проект тәкъдим иткән.
Проектны гамәлгә ашыруга архив 205 мең сум грант откан. Әлеге акчаларга документлар демонстрацияләү өчен күргәзмә стендлары, видеопроектор, ноутбук, экран һәм аксессуарлардан торган комплект сатып алыначак.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/27/175944/

Комментарийлар