Логотип «Мәйдан» журналы

Әлки басуларыннан саламны бушлай алырга була

Әлки басуларыннан бушлай салам алыгыз, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.Авылларга янәшә басуларда шушы тирәдә яшәүчеләр алсын өчен салам калдырылган. Аны хәзердән туплап калу җайлы. Моның өчен рөхсәт...

Әлки басуларыннан бушлай салам алыгыз, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.

gallery_img_0082__alexandco.com.ua__
Авылларга янәшә басуларда шушы тирәдә яшәүчеләр алсын өчен салам калдырылган. Аны хәзердән туплап калу җайлы. Моның өчен рөхсәт сорап торасы да юк, кырга барып, үзеңә кирәк кадәр саламны теземнәрдән җыеп алырга гына. Әмма моны тиз арада эшләргә кирәк – атна ахырына кадәр кырларны саламнан бушату зарур. Аннары инде басуларга тракторлар төшәчәк һәм көзге сукага керешәчәк.
Саламны бары теземнәрдән генә җыярга рөхсәт ителә, рулоннарны алу тыела, ди.

 

Комментарийлар