Елизавета Туктамышева Канадада Гран-при яулады
Фигуралы шуу буенча Канадада узган Гран-при этабында Россия кызы җиңүче булды. Фигуралы шуу буенча 2015 елның дөнья һәм Европа чемпионы Елизавета Туктамышева Skate Canada — Канадада Гран-при этаб...
Фигуралы шуу буенча Канадада узган Гран-при этабында Россия кызы җиңүче булды.
Фигуралы шуу буенча 2015 елның дөнья һәм Европа чемпионы Елизавета Туктамышева Skate Canada — Канадада Гран-при этабында искиткеч осталык һәм матур бию күрсәтеп, янә зур җиңүгә иреште. Ул күрсәтмә чыгышында Бритни Спирс җырына чыгыш ясап, барысының да мәхәббәтен яулады.
Елизавета бу ярышта 203,32 балл җыеп җиңсә, икенче урынга 203,06 балл белән Япония спортчысы Мако Ямасита чыкты. Өченче урында - Олимпия уеннарының ике тапкыр көмеш призеры, россияле Евгения Медведева. Аның нәтиҗәсе — 197,91 балл.
Гран-приның өченче этабы Финляндиядә 2-4 ноябрьдә узачак.

Комментарийлар