Логотип «Мәйдан» журналы

“Әлифчеләр” Илһам Шакиров истәлегенә яңа хореографик проект әзерлиләр

Туфан Имаметдинов һәм аның командасы “Илһам” хореографик спектаклен әзерләячәк. Әлегә “Әлиф”че егетләр Айсылу Мирхафизанның Казанга кайтканын көтәләр. Бу хакта Туфан Имаметдинов әйтте.Социаль челтәрлә...

Туфан Имаметдинов һәм аның командасы “Илһам” хореографик спектаклен әзерләячәк. Әлегә “Әлиф”че егетләр Айсылу Мирхафизанның Казанга кайтканын көтәләр. Бу хакта Туфан Имаметдинов әйтте.
“Әлифчеләр” Илһам Шакиров истәлегенә яңа хореографик проект әзерлиләр
Социаль челтәрләрдә “Әлиф” командасының яңа эшенә анонс буларак “Илһам” ролигы пәйда булды. Роликта - Илһам Шакиров җыры астында Айсылу Мирхафизан белән Нурбәк Батулла хореографик хәрәкәтләре.
“Мин Илһам Шакиров җырларында үскән кеше. Без ул идеяне тормышка ашырырга җыенганда әле Илһам абый исән иде әле”, - ди Туфан Имаметдинов. Айсылу Мирхафизан берничә көнгә Казанга кайткан арада булачак спектакльнең структурасы төзелгән, хореограф Марсель Нуриев белән эшләп, ролик күзалланган.
Режиссер әлеге роликның структура нигезендәге импровизация булуын, анда куелган хәрәкәтләр булмавын әйтә. Алар спектакльгә кермәскә дә мөмкиннәр.
“Спектакльне әзерләү өчен без Айсылуның Казанга кайта алганын көтәбез. Монысы – беренчедән. Икенчедән – репетицияләр өчен урын табарга кирәк.Өченчедән, акча да табасы иде. Шулар булса, эшләп бетерербез дип уйлыйм”, - диде Туфан Имаметдинов.
Туфан Имаметдинов әйтүенчә, иң кискен проблема - эксперименталь милли әсәрләр өчен мәйдан булмавы. “Безнең эксперименталь театраль мәйданчыгыбыз булса, Айсылу Мирхафизан кебек талантларыбыз Казанга кайтыр иде дип уйлыйм. Талантлы яшь артистларга эш мәйданы булсын иде”, - ди ул.
Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182388/

Комментарийлар