Логотип «Мәйдан» журналы

“Әлифчеләр” Әлфия Авзалова ролигын да ясаячак

Туфан Имаметдинов һәм аның командасы “Илһам” видеоролигының дәвамы буларак “Әлфия” видеоролигын әзерләргә җыена. Бу хакта Туфан Имаметдинов әйтте.Шушы көннәрдә “Әлиф” иҗат берләшмәсе социаль челтәрдә ...

Туфан Имаметдинов һәм аның командасы “Илһам” видеоролигының дәвамы буларак “Әлфия” видеоролигын әзерләргә җыена. Бу хакта Туфан Имаметдинов әйтте.
“Әлифчеләр” Әлфия Авзалова ролигын да ясаячак
Шушы көннәрдә “Әлиф” иҗат берләшмәсе социаль челтәрдә “Илһам” ролигын урнаштырды. Роликта - Илһам Шакиров җырына Айсылу Мирхафизан белән Нурбәк Батулла хореографик хәрәкәтләре.
Туфан Имаметдинов әйтүенчә, “Илһам” хореографик спектакле әзерләнәчәк. Әлеге ролик спектакльнең импровизациягә корылган анонсы булып тора. “Әлифчеләр” Айсылу Мирхафизанның вакыты булып Казанга кайтуын көтәләр.
“Әлфия Авзалова иҗаты буенча хореографик спектакль әзерләү идеясе Нурбәк Батуллада күптән бар иде. Безнең икенче видеоролигыбыз Әлфия Авзалова җыры белән булачак. Мөгаен, “Сагыну” җырын алырбыз”, - ди Туфан Имаметдинов.
“Без Илһам абый белән Әлфия апаның оркестр белән башкарылган җырларын алабыз. Алар бик яхшы аранжировка белән эшләнгән. Ул безнең спектакльләребезгә бик туры килә”, - ди режиссер.

  • "Әлифчеләр" - "Әлиф" хореографик спектаклен чыгарган команда: Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Марсель Нуриев, Эльмир Низамов. "Әлиф" спектаклендә катнашкан Нурбәк Батулла "Алтын битлек" театр премиясенә ия булды. Быел "Әлиф" Тукай премиясенә дәгъва итә.



Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182394/

Комментарийлар