Логотип «Мәйдан» журналы

«Әлифба» авторы Сәли Вәгыйзов музее ачылды

18 ноябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында беренче татар әлифбасы авторы Сәли Вәгыйзов музей комплексы ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбу...

18 ноябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында беренче татар әлифбасы авторы Сәли Вәгыйзов музей комплексы ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

6061
Бу музей-йорт Сәли Вәгыйзов бала һәм үсмер чагын уздырган өй нигезендә корылды.
Бу төзелеш район һәм авыл администрациясе, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән алып барылды.
Музейны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
Ирле-хатынлы Сәли Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова – беренче татар әлифбасы авторлары. Гомерен татар фәненә хезмәт итүгә багышлаган Сәли Вәгыйзовның төп казанышы буларак Әлифба дәреслеген төзү санала. Тарихка ул нигездә шушы олы хезмәте белән кереп калды.

Комментарийлар