Логотип «Мәйдан» журналы

Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйгегә бөтен дөньядан 200 катнашучы җыелачак

20-22 октябрьдә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгегә дөньяның төрле почмакларыннан 200 гә якын катнашучы җыелачак.  Бу хакта «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникация...

20-22 октябрьдә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгегә дөньяның төрле почмакларыннан 200 гә якын катнашучы җыелачак.
 
Бу хакта «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
20-21 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Казан дәүләт мәдәният институтында «Вокал», «Хореография» һәм «Нәфис сүз» номинацияләре буенча сайлап алу турлары узачак. Анда 200 кеше катнашыр дип көтелә.
22 октябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә гала-концерт узачак. Фестиваль «Музыка – дөнья халыкларының теле» дигән шигарь астында үтә.
Әлфия Авзалова (1933-2017) – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, легендар җырчы. 2018 елда аңа 85 яшь тулган булыр иде.
Фестивальнең идеясен Роза Рымбаева, Полад Бюль Бюль Оглы, Ренат Ибраһимов, Альбина Шаһиморатова кебек танылган сәнгать эшлеклеләре һәм артистлар хуплап каршы алды.
Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Жюри рәисе – Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева.
Ике бүлектән торган гала-концертта конкурс лауреатлары, Россия һәм чит ил кунаклары чыгыш ясаячак.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173040/

Комментарийлар