Логотип «Мәйдан» журналы

Электрон хәрби билет турында закон кабул ителде

Россия Дәүләт думасы депутатлары электрон хәрби билет турында закон кабул итте.Шәхси электрон картаны хәрби билет документы буларак кертү турындагы закон проекты Федерация Советы сенаторлары тарафынна...

Россия Дәүләт думасы депутатлары электрон хәрби билет турында закон кабул итте.

Шәхси электрон картаны хәрби билет документы буларак кертү турындагы закон проекты Федерация Советы сенаторлары тарафыннан тәкъдим ителде. Картада исем-шәрифләре, туган көне, яшәү, эш урыны, шулай ук хәрби хезмәткә яраклылык һәм белгечлек турында мәгълүмат булачак. Гадәттәге хәрби билетны гамәлдән чыгару күздә тотылмый. Нинди хәрби билет алачагын солдат үзе сайлаячак, яки аларның икесен дә бирәчәкләр.


Фото: pixabay.com сайтыннан


https://kiziltan.ru/

Комментарийлар