Логотип «Мәйдан» журналы

Элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның яңа вазифасы билгеле булды

Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин КФУ ректоры Илшат Гафуровның киңәшчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.Гадел Вафин яңа вазифада медицина бел...

Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин КФУ ректоры Илшат Гафуровның киңәшчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.
img-20171220155113-137
Гадел Вафин яңа вазифада медицина белеме бирү мәсьәләләре һәм бу өлкәдәге тикшеренүләр, шулай ук Университет клиникасы белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк.
Гадел Вафин тупланган тәҗрибәсенә таянып, КФУның медицина секторын уңышлы үстерүдә генә түгел, ә гомумән университет эшчәнлегендә ярдәм итәчәк, диелгән университетның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Быел 14 февральдә Гадел Вафин Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасыннан китте. Ул бу вазифаны 2013 елдан биләп килгән иде.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар