Логотип «Мәйдан» журналы

Элекке министр төрмәдә китапханәче булып эшли

Россиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевны хәтерлисезме? “Роснефть” башлыгы Игорь Сечиннан 2 миллион доллар ришвәт алган өчен төрмәгә утырттылар бит әле.Ул анда төрмә китапханәчесе бул...

Россиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевны хәтерлисезме? “Роснефть” башлыгы Игорь Сечиннан 2 миллион доллар ришвәт алган өчен төрмәгә утырттылар бит әле.
1542359109_ulyukaev-foto
Ул анда төрмә китапханәчесе булып эшли икән. Җылы урын, ни дисең инде. Әйткәндәй, төрмә шулпасын чөмергән икенче чиновник — Киров өлкәсенең экс-губернаторы Никита Белых та Рязань колониясендә нәкъ шушы һөнәр буенча эшли. Ә икътисад фәннәре докторы Алексей Улюкаев хөкем җәзасын Тверь өлкәсендә үтә. Буш вакытында ул шигырьләр яза һәм төрмәдәге иҗади студиягә йөри икән. Анда яңа постановка әзерләнә. Шулай ук аның урындагы КВН командасында да катнашуы ихтимал.


Фото: ИТАР-ТАСС



https://kiziltan.ru/

Комментарийлар