Логотип «Мәйдан» журналы

Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак

Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Фото: архив/Ра...

Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
1041 Фото: архив/Расих Фәсхетдинов
“18 яшьтән 27 яшькә кадәр булган, элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган гражданнарның медкомиссия узарга хакы бар”, - диде генерал-майор.
Сергей Погодин сүзләренчә, монда табиблар ялгышы турында сүз бармый. 9 ел эчендә яшь кешенең сәламәтлеге үзгәрергә мөмкин, дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраклы була ала.
ТР хәрби комиссары билгеләгәнчә, ике кеше кабат медкомиссияне уңышлы узып, яз көне хәрби хезмәткә алынган. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар