Элек “матурладылар”, хәзер “савыктыралар” - Ватаным Татарстан
"Уникаль җиһазларда сәламәтлегегезне тикшерәбез, аның өчен бер тиен түлисе түгел, бушка. Аппаратлар квота буенча алынды, дәүләт медицина оешмаларында чират, тиз генә табибка эләгә дә алмаячаксыз, киле...
"Уникаль җиһазларда сәламәтлегегезне тикшерәбез, аның өчен бер тиен түлисе түгел, бушка.
Аппаратлар квота буенча алынды, дәүләт медицина оешмаларында чират, тиз генә табибка эләгә дә алмаячаксыз, килегез, көтәбез, хәзер үк язып куям, сезгә ничә яшь, исемегез ничек, паспорт, полисыгызны алып килергә онытмагыз".
Телефоннан шалтыратып, шундый чакырулар белән теңкәгә тигәннәре бармы? Алдауның бер юлы бу, ышанмагыз, ялганлыйлар! Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина узган ел йомгаклары коллегиясе утырышында әнә шул хакта кисәтте. Кешене бушлай хезмәт күрсәтәбез, дип чакырып китерәләр дә, кредитка батырып кайтаралар. Бу уңайдан Роспотребнадзорның кулланучылар хокукын яклау бүлегенә ел саен ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Марина Патяшина әйтүенчә, ул үзәкләр 2015-2016 елларда хатын-кызны тән тирегезне чистартабыз, матурлыйбыз, дип кызыктырса, узган ел савыктырабыз, дип үгетли башлаган. Ышанучан халыкны җепкә бәйләгәндәй, тартып китерәләр, бер белгечтән икенчесенә йөртәләр, кирәкмәгән анализлар тапшырталар, чир табалар һәм йөзәр мең сумлык кредит түләтү хисабына “дәвалый” да башлыйлар. Ә чынлыкта, эш-гамәлләре кеше сәламәтлеген кайгыртуга түгел, акча җыюга корылган. Мондый үзәкләр өстеннән шикаять язучылар саны узган ел 30 процентка арткан, барлыгы 340 мөрәҗәгать кергән. Кайберсенең очына суд аша да чыга торган түгел, документлар тутырылган, имзалар куелган.
Соңгы елларда зур шәһәрләрдә күп катлы йортларның беренче катында җәмәгать туклануы кибетләре ачылды. Болар, бер яктан, халыкны пешкән ризык белән тәэмин итсә, икенче яктан, шунда яшәүчеләрнең тынычлыгын ала. Төтен исе, май исе, суыткычларның дөбердәп эшләве, вентиляция тавышы тәүлек буе дәвам итә. Казандагы Декабристлар урамындагы бер мәйданчыкта “Пекарня”, “Шаурма”, төрле кафелар, кабымлыклар саны дистәгә җиткән. Анда яшәүчеләр аптырагач, бер-бер артлы шикаять яза башлаган. Эш шартлары санитария нормаларына җавап бирмәгәнлектән, кулланучылар хокукы бозылганлыктан, кайберләрен япканнар. “Бюджетка тиеннәр кертүче ул оешмаларны ачарга рөхсәт биреп, санитария нормаларын бозмаска иде”, – диде Марина Патяшина шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Районнарда яңа кәсепчеләр пәйда булган: компьютерларны арзан хакка төзәтәм, дип акча каералар. Гомумән, көнкүреш техникасын төзәтү буенча алдаулар узган ел ике тапкыр арткан. Моның эшләү тәртибе болайрак: 2 мең сумга техника төзәтеп бирәм дип игълан урнаштыралар. Эшне төгәлләгәч, түләү хакы 20-30 мең сумга сикерә. Түләүдән баш тартсаң, җиһазыңны бирмиләр. 2017 елда “Лидер” оешмасыннан зарланучылар байтак булган. Роспотребнадзор халыкны алдаучы оешмаларны яптыру яклы. Кайчакта эш судка ук барып җитә. Узган ел суд аша халыкка сатучылардан һәм җитештерүчеләрдән 34 миллион сум акча кайтарып алырга булышканнар.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре балалар ял итә торган җәйге лагерьларны да тикшерә. Казандагы “Ял” үзәгенә караган 14 җәйләү төзекләндерелмәсә, быел ачылмаска да мөмкин. Сәламәтлек торышына килгәндә, гриппка каршы прививкаларны республика халкының 41 проценты ясаткан. Кайбер районнарда белгечләр вакцинадан баш тартучыларның һәр дүртенчесен ясатырга күндерә алган. М.Патяшина Чаллы, Бөгелмә шәһәрләре белгечләре эшчәнлеген уңай яктан бәяләде. Моның белән җитәрлек шөгыльләнмәүче районнар да бар. Бу уңайдан Тәтеш, Балтач, Минзәлә районнары телгә алынды.
Коллегия утырышында катнашкан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев республиканың муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллинга гриппка каршы вакцина ясату буенча чаралар тиешенчә оештырылмаган районнарны үз игътибарына алырга чакырды. Республика мәктәпләренең 98 процентында укучылар кайнар ризык белән тәэмин ителә, 47 проценты ике тапкыр тукландыру мөмкинлеген тапкан. Алабуга, Менделеевск, Чирмешән районнарында бу җәһәттән мактана алмыйлар. Ә балалар ялы һәм савыктыруы белән шөгыльләнгән лагерьлар быелдан башлап, Роспотребнадзор идарәсе рөхсәтеннән башка ачылмаячак.

Комментарийлар