Логотип «Мәйдан» журналы

Елдан-ел чибәрләнә. Сере нидә?

Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан чибәр булу серләре белән танышып китегез.Чибәр инде ул. Үзе әйтмешли, "чукынчык" мишәр кызы. Чая, керсез күңелле дә үзе. Монысын мишәрләр "ач та күрсәт, яп та куй", диләр....

Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан чибәр булу серләре белән танышып китегез.
1532591316_ilsya
Чибәр инде ул. Үзе әйтмешли, "чукынчык" мишәр кызы. Чая, керсез күңелле дә үзе. Монысын мишәрләр "ач та күрсәт, яп та куй", диләр. Күп хатын-кыз яшереп саклый торган хисләрен, серләрен дә кычкырып әйтергә тартынмый. Төс-кыяфәтенең яхшы якка үзгәрүен кемдер үзенә акча кызганмаудан күрә. Ә Илсөя үзе болай ди:
- Мин кыйммәт спа-процедураларга караганда, үзем җыйган үлән, тамыр төнәтмәләрен якынрак күрәм. Быел да бер капчык кычыткан киптереп куйдым. Әрекмән тамырын казып алып, тазартып, турап киптерәм. Болар - чәч төнәтмәләре өчен. Артист халкының чәче лак, мусс ише әйберләрдән төссезләнә, сыеклана, ә төнәтмәләр чәч куелыгына, елкылдап торуына ярдәм итә.
Илсөя, шулай ук, юкә чәчәге, карлыган яфрагы, көрән һәм сары мәтрүшкә, киптерелгән җиләк кушып чәй эчәргә ярата.
Ии, бер дә "хан кызы" түгел икән лә ул, нәкъ үзебезчә, авылча икән, машаллаһ!
Фото: vk.com сайтыннан
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар