Логотип «Мәйдан» журналы

Елый-елый видеоролик төшергән Алинә Андрей Малахов алып бара торган ток-шоу герое булды

Алинә Шәехова Владимир Жириновский белән дә танышты.Түбән Камада яшәүче Алинә Шәехова бөтен илгә YouTube порталында урнаштырган видеоролик аша танылды. Ул үзенең каналына язылган кешеләрнең берсе дә ф...

Алинә Шәехова Владимир Жириновский белән дә танышты.
Түбән Камада яшәүче Алинә Шәехова бөтен илгә YouTube порталында урнаштырган видеоролик аша танылды. Ул үзенең каналына язылган кешеләрнең берсе дә фан-очрашуга килмәде,  дип елый-елый сөйли. Кыз бу очрашуга әзерләнгән: уенчыклар һәм сый әзерләгән. Нәтиҗәдә, Алинәнең видеоролигын 7 миллионнан артык кеше караган.
"Россия 1" телеканалының "Привет, Андрей!" ток-шоуын оештыручылар Алинәгә чакыру җибәргәннәр, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. Тапшыруның алып баручысы Андрей Малахов кызга үзенә күрә бер фанатлар белән очрашу оештырган. Анда россиянең танылган кешеләре чакырылган.
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=6&v=GXkuLub87Us[/embed]

Комментарийлар