Логотип «Мәйдан» журналы

«Ел китабы» бәйгесенә йомгак ясалды

2018 елның 21 мартында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри бәйгегә йомгак ясады. Фото: www.sptatar.ruЖюри Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» һәм Татарстанның Милли ки...

2018 елның 21 мартында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри бәйгегә йомгак ясады.
0a929a0acf9e8cab5ca6ee8f8f645908_xl Фото: www.sptatar.ru
Жюри Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» һәм Татарстанның Милли китапханәсе вәкилләре катнашында эшләде, дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Ел китабын сайлауда Татарстанның 1510 китапханәсе катнашты. Конкурска 381 китап куелды, шуларның 51е – татарча проза әсәре, 75е – татарча шигъри басмалар, 44 балалар китабы, 49 русча китап, 92 татарча публицистик һәм фәнни-популяр басма, 70 русча публицистик һәм фәнни-популяр басма.
Конкурс нәтиҗәләре буенча алты номинациядә җиңүчеләр билгенләнде.
«Татарча проза әсәре» номинациясе:
I урын – Нәбирә Гыйматдинова (Бикчурова) «Сөйлим, тыңла...»;
II урын – Айгөл Әхмәтгалиева (Муллагалиева) «Таллыкүлдә былбыл бар»;
III урын – Сәйдә Зыятдинова «Яралы кош авазы».
Кызыксындыру дипломнары:
Камил Кәримов «Игезәкләр йолдызлыгы»;
Гөлсинә Галимуллина «Алтын ачкыч»;
Равилә Шәйдуллина-Морат «Ялантауга ай кунган».
 
«Татар шигърияте» номинациясе:
I урын – Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре»;
II урын – Роберт Миңнуллин «Монда без дә бар әле!»;
III урын – Клара Булатова «Гасыр белән гасыр арасында».
Кызыксындыру дипломнары:
Рәмис Аймәт «Бозлы җилкәннәр»;
Рәдиф Гаташ «Ихласнамә».
 
«Татарча балалар китабы» номинациясе»:
I урын – Габдулла Тукай «Әтәч илә Энҗе бөртеге»;
II урын – Лиана Әмирханова «Китап яратучы малай»;
III урын – Йолдыз Шәрәпова «Аппак белән Шапшак».
Кызыксындыру дипломы:
Факил Сафин «Керпенең шәһәргә сәяхәте».
 
«Русча матур әдәбият»номинациясе:
I урын – Габдрахман Әбсәләмов «Ак чәчәкләр – Белые цветы»;
II урын – Әхәт Мушинский «Черный индюк, красные штаны...=Кара күркә, кызыл ыштан...»;
III урын – Рафис Корбан «Куда уходит ночь?».
Кызыксындыру дипломнары:
Рөстәм Кутуй «Сердитый трамвай»;
Борис Вайнер «О дырках в зонтике и о других важных вещах».
 
«Татарча публицистик һәм фәнни-популяр басма»номинациясе:
I урын – Әзһәр Шакиров «Язмыш»;
II урын – Индус Таһиров «Без тарихта эзлебез»;
III урын – Алла Сальникова, Диләрә Галиуллина «Татар «Әлифба»сы үткәне һәм бүгенгесе»
 
Кызыксындыру дипломнары:
Альберт Гадел «Фокуслар энциклопедиясе»;
Әхәт Гаффар «Сайланма әсәрләр. 4Т.».
 
«Русча публицистик һәм фәнни-популяр басма» номинациясе.
I урын – Юныс Әхмәтҗянов «Татарские национальные блюда»;
II урын – Роман Почекаев «Чингизово право: правовое наследие Монгольской империи в тюркско-татарских ханствах и государствах Центральной Азии»;
III урын – Фәндәс Сафиуллин «За свободу и равноправие».
Кызыксындыру бүләге:
Нияз Халит «Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920 гг.».
 
 

Комментарийлар