"Ел гаиләсе" бәйгесендә Татарстаннан Хәбиевлар җиңү яулаган
Россия күләмендә беренче мәртәбә үткәрелгән «Ел гаиләсе» бәйгесендә Татарстан вәкилләре Дилүзә һәм Руслан Хәбиевлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган. Бу хакта "Сөембикә" ж...
Россия күләмендә беренче мәртәбә үткәрелгән «Ел гаиләсе» бәйгесендә Татарстан вәкилләре Дилүзә һәм Руслан Хәбиевлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган. Бу хакта "Сөембикә" журналы хәбәр итә.
Фото: syuyumbike.ru
Әлеге бәйгене РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү Фонды белән берлектә оештырган. Конкурсның төп максаты – гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау. Бәйгедә Россиянең 79 төбәгеннән 294 гаилә катнашкан. Җиңүчеләрне 5 номинация буенча ачыклаганнар: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авылда яшәүче гаилә», «Россиянең алтын гаиләсе», «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә». Мәскәүнең «Россия» концертлар залында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узган.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләрнең гаилә тарихлары тупланган «Ел гаиләсе – 2016» дигән китап дөнья күрәчәк.
Дилүзә Хәбиеваны татарстанлылар «Нечкәбил» бәйгесе җиңүчесе буларак белә. Хәбиевлар шулай ук Идел буе округының Пермь шәһәрендә узган «Уңышлы гаилә» конкурсы җиңүчеләре. Хәбиевларның тормыш шигаре - «Бәйгедә катнашасыңмы – җиңәргә кирәк!»

Комментарийлар