Логотип «Мәйдан» журналы

Ел башыннан республика казнасына үзмәшгульләрдән ике млн сум акча күчкән

2019 ел башыннан һөнәри керемгә салым режимы буенча Татарстан казнасына үзмәшгульләрдән ике млн сум акча күчкән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан...

2019 ел башыннан һөнәри керемгә салым режимы буенча Татарстан казнасына үзмәшгульләрдән ике млн сум акча күчкән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин әйтте.
Ел башыннан республика казнасына үзмәшгульләрдән ике млн сум акча күчкән
Ул үзмәшгульләр кеременә салымның хисап тота торган айдан соң киләсе айның 25еннән күчерелүен шәрехләп узды. “Бездә гыйнварда теркәлгән гражданнарның салым түләү срогы 25 мартта булды. Без барлыгы 2 млн сум акча алдык. Шунысы сөенечле: акчаның 70 проценты шәхси эшмәкәрдән үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләрдән түгел, ә хокукый киңлектә бөтенләй эшләмәүчеләрдән килде”, - диде Марат Сафиуллин.
“Профессиональ керемгә салым турында закон нигезендә, еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаган кеше үзмәшгуль булып теркәлергә хокуклы, ләкин бүген практикада без элек хокукый нигездә эшләмәүчеләрне күрәбез”, - ди идарә җитәкчесе.
Ул үзмәшгуль булып февральдә теркәлгән кешеләрнең салымны 25 апрельдән дә соңармый түләргә тиешлекләрен искәртте. Апрель ае нәтиҗәләре буенча салым түләүләре 5 млн сум булыр дип фаразлады.
Фото: Егор Никитин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/16/184642/

Комментарийлар