Экзитпол нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" өчен 70 процент кеше тавыш биргән
РФ Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков Экзитпол биргән нәтиҗәләрне сөйләде. Бу хакта ул “Пирамида”дагы бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте."Экзитпол рәсми нәтиҗә...
РФ Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков Экзитпол биргән нәтиҗәләрне сөйләде. Бу хакта ул “Пирамида”дагы бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте.
![ÐкзиÑпол нÓÑиÒÓлÓÑе бÑенÑа,](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/09/08/388.jpg)
"Экзитпол рәсми нәтиҗәләрне күрсәтмәсә дә, якынча саннарны күрсәтә ала. Барлыгы тугыз мең кешедә сораштыру уздырылган. "Бердәм Россия" - 69,9 процент, КПРФ - 12,7, ЛДПР - 4,7, "Гадел Россия" - 4,3, "Коммунисты России" - 3,8, "Пенсионерлар партиясе" - 2,5, "Үсеш партиясе" 2,1 процент тавыш җыйган. Экзитпол сораштыруында 9000 кеше катнашкан", - диде ул.
"Бердәм Россия" партиясенең тавышлары бераз кимегәнен күзәтәбез. Бу – пенсия, өстәмә кыйммәткә салым реформалары нәтиҗәсе дип уйлыйм", - диде ул.
Әлегә партия исемлеге буенча Дәүләт Советына биш процентлы барьерны ике генә партия - "Бердәм Россия" һәм КПРФ уза. Андрей Тузиков әйтүенчә, ЛДПРның биш процентлы барьерны узарга мөмкинлеге бар.

Комментарийлар