
- Прймериз - рейтинг процедурасы, ягъни берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирү мөмкинлеге булды, бездә кемнең беренче, ә кемнең икенче булуы турындагы төгәл мәгълүмат юк. Без тавышларны иң күп җыйган кандидатларны ачыкладык, - ди ул. - Федераль округта иң күп тавышны Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский белән Александр Сидякин, Россия финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов алды.
Бер мандатлы округлардагы нәтиҗәләр түбәндәгечә: Түбән Кама бер мандатлы округында Айрат Хәйруллин өчен сораштырылучыларның 90 проценты тавыш биргән. Үзәк бер мандатлы округта «Казметрострой» компаниясе генераль директоры урынбасары Иршат Минкин, Мәскәү округында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Идел буе округында Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин һәм Чаллыда Әлфия Когогина 65тән 75 процентка кадәр тавыш туплаган.
“Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү нәтиҗәләре 25 майда билгеле булачак.
Комментарийлар