Экспертлар Болгардан барлык сәнәгать предприятиеләрен чыгарырга тәкъдим итте
Болгар тарихи җирлеге чикләрен ясаучылар шәһәр территориясеннән барлык сәнәгать предприятиеләрен чыгарырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарс...
Болгар тарихи җирлеге чикләрен ясаучылар шәһәр территориясеннән барлык сәнәгать предприятиеләрен чыгарырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова оешма утырышында сөйләде.
Карар җирле халыкка һәм туристларга Иделгә чыгу юлын ачарга, шулай ук ЮНЕСКО объектлары исемлегенә кертелгән территорияне төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк.
Болгарда X гасырның башлангыч шәһәрчеге, Алтын Урда шәһәрчеге һәм уникаль планлаштыру структурасы аеруча кыйммәтле әһәмияткә ия, дип искә төшерде Фәридә Зәбирова.
Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Мәскәү Генераль планының Фәнни-тикшеренү һәм проект институты белгечләре булган экспертлар тарихи бистәгә Болгарны карап була торган ярның бер өлешен кертергә кирәк дип саный.
Россия Мәдәният министрлыгы эксперты хәзерге вакытта Спастан Болгарга күчерелгән иң кызыклы йортлар авария хәлендә булуын һәм еш кына буш торулары кызганыч дип белдерде. Проектантлар аларны сүтмичә, Болгар тыюлыгы составына кертергә тәкъдим итәләр. Киләчәктә аларны төзекләндерергә мөмкин булачак.

Комментарийлар