Эксперт Татарстанда чүп яндыру заводыннан башка нәрсә булачагын аңлатты
Чүп яндыру заводында чүп-чарның бер өлешен эшкәртүне һәм утильләштерүне үз эченә алган яңа система булдырылмаган очракта, Татарстанда чери торган чүплекләр күбрәк булачак, аларда вакыт-вакыт чүп-чар я...
Чүп яндыру заводында чүп-чарның бер өлешен эшкәртүне һәм утильләштерүне үз эченә алган яңа система булдырылмаган очракта, Татарстанда чери торган чүплекләр күбрәк булачак, аларда вакыт-вакыт чүп-чар яначак, ул кешеләр сәламәтлегенә һәм экологиягә зыян китерәчәк. Моннан тыш, табигатькә китерелгән зыянны түләттерүгә бюджет акчаларын да тотарга туры киләчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры урынбасары, биология фәннәре кандидаты Дмитрий Иванов шундый фикер уртаклашты.
Чүплек - ул тупланган экологик зыян. Барлык полигоннарны да рекультивацияләргә туры киләчәк. Бу катлаулы, кыйммәтле процесс — аны җир белән күмеп кенә булмый, әйләнә-тирә мохиткә, туфракка, өске грунт һәм җир асты суларына, атмосферага зыян китермәсен өчен, чүплекне шулай консервацияләргә ярдәм итүче проект кирәк.
Моннан тыш, чүплекләр, черү процессында метан бүленеп чыкканга күрә, контрольсез һәм стихияле рәвештә яначак, дип аңлатты эксперт. Мондый янгыннарны бетерү авыр, ә аларның нәтиҗәләрен бетерүгә шулай ук күп акча кирәк. Әйтик, Түбән Кама янындагы чүплектә узган елгы янгыннан соң 2 млн сумга якын акча киткән.
Чүплекләрнең экологиягә йогынтысы турында тулырак «Вакыйгалар» порталында укыгыз.
Комментарийлар