Логотип «Мәйдан» журналы

Екатеринбургта беренче тапкыр "Зөләйха күзләрен ача" моноспектакле сәхнәләштерелгән

Екатеринбургта Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча моноспектакль сәхнәләштерелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.Спектакльдә бары баш герой - Зөләйха гына урын алган.Спектакльнең режиссеры А...

Екатеринбургта Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча моноспектакль сәхнәләштерелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.


Спектакльдә бары баш герой - Зөләйха гына урын алган.


Екатеринбургта беренче тапкыр


Спектакльнең режиссеры Антон Бутаков. Ул Екатеринбургның Заманча драматургия үзәгендә 2017 елдан алып проектлар җитәкчесе вазифасын башкара. Моңа кадәр актер булган.


“Бу роман буенча спектакльнең дөньяда икенче һәм Уралда беренче куелышы. Беренче репетициядән соң мин Гүзәл Яхинага шалтыратып сөйләштем.  Ул бик шатланды һәм тиздән Екатеринбургка киләчәген, шәхсән күреп, сөйләшү мөмкинлеге булачагын әйтте”, - ди режиссер.


Спектакльдә әсәрдән бераз тайпылышлар булса да, автор моңа каршы килмәгән.


Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179690/

Комментарийлар