Логотип «Мәйдан» журналы

Екатерина Андреева: «Башлыкларның карары шундый...»

Яңа сезонда Екатерина Андрееваны «Время» программасы тапшыруында сирәгрәк күрә башладылар. Күпләр моны канал җитәкчелеге һәм алып баручы арасындагы низаг белән бәйли. Шушы көннәрдә Андреева әлегә бере...

Яңа сезонда Екатерина Андрееваны «Время» программасы тапшыруында сирәгрәк күрә башладылар. Күпләр моны канал җитәкчелеге һәм алып баручы арасындагы низаг белән бәйли. Шушы көннәрдә Андреева әлегә беренче каналдан китмәве турында язды.
«Время» тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы Екатерина Андреева бу сезонда илнең телеэкраннарында сирәк пәйда була башлады. Хәзер Россиянең Европа өлеше өчен йомгаклау мәгълүмат чыгарылышын «Беренче канал»ның мәгълүмат тапшыру дирекциясе башлыгы Кирилл Клейменов алып бара. Әле җәй көне үк тамашачылар эфирдан 20 елдан артык эшләүче Андрееваның югалуын күреп алды.
Шул вакыттан бирле аны эшеннән азат итү турында төрле имеш-мимешләр пәйда булды, тик рәсми раслау юк. Андреева үзе дә әлегә кадәр эше турында язмады, ә кичә инстаграм битен укучыларының күпсанлы сорауларының берсенә җавап бирде. «Нигә мин хәзер яңалыкларда сезне түгел, ә ниндидер коточкыч алып баручыны күрәм? Сезнең беренче каналдан китүегез дөресме?»
«Башлыкларның карары шундый. Мин әле китмәдем, әлегә «Орбита» да эшлим һәм безнең зур ил мине күрә», — дип җавап бирде Екатерина Андреева.
Екатерина Андрееваны 2009 нчы елда ук «Время» программасы эфирыннан азат итәргә маташканнар. Тик ул вакытта күп еллар телетапшырулар алып баручысы һәм төп йомгаклау яңалыкларының «йөзе» булган Екатерина Андрееева тирәсендәге шау-шу РФ Хөкүмәте әгъзаларына кадәр барып җитте. 56 яшьлек Андрееваның берничә ай элек канал җитәкчелеге белән элеккеге конфликты янәдән кискенләшкән дигән имеш-мимешләр йөри, шуңа күрә ул Көньяк Корея буенча турга киткән.
 
Автор: Олеся Дмитриева

http://sahne.ru/

Фото: spb247.ru

 

Комментарийлар