Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗедә Мөхлисә Бубига багышланган бәйгене беренче тапкыр төбәкара күләмдә оештырганнар

Әгерҗе районы Иж-Бубый урта мәктәбендә педагог, дин эшлеклесе, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган иҗади бәйгене быле беренче тапкыр төбәкара күләмдә уздырганнар....

Әгерҗе районы Иж-Бубый урта мәктәбендә педагог, дин эшлеклесе, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган иҗади бәйгене быле беренче тапкыр төбәкара күләмдә уздырганнар. Бу хакта мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шункарова әйтте.
Әгерҗедә Мөхлисә Бубига багышланган бәйгене беренче тапкыр төбәкара күләмдә оештырганнар
“Быел бу чараны региональ дәрәҗәдә үткәререгә уйладык. Башка елларда ул республика күләмендә укучыларның конференциясе кысаларында уза иде. Чарада катнашучылар вокал, музыка коралларында уйнау, конферанс һәм кул эшләре юнәлешләре буенча чыгыш ясадылар”, - диде Лилия Шункарова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, узган елларны барлыгы алтмыш-җитмешләп укучы катнашкан булса, быел аларның саны йөз иллегә җиткән.

Чарага Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама Арча, Алабуга, Лаеш, Актаныш, Балык Бистәсе районнарыннан тыш, Удмуртия республикасының Кече Пурга авылы, Ижевск шәһәре, Пермь өлкәсе кебек чит төбәкләрдән дә катнашучылар килгән.
Жюри әгъзалары буларак катнашучыларны язучы, шагыйрь, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Вәлиев, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, ТР атказанган артисты Филүс Каһиров, музыкант, композитор Рафинат Сәләхов, КФУ галимнәре Гөлфия Гайнуллина, Мәдинә Мәхмүтова һәм башкалар бәяләгән.

  • Мөхлисә Буби, Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина (1869 – 1937) — мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, педагог.


Фото: МБОУ Иж-Бобьинская СОШ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184255/

Комментарийлар