Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗедә беренче тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе узды

Быел Әгерҗе Сабан туенда тәүге тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе узды, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре". Фото: agryz-rt.ru/Бәйгедә өч гүзәл - Ләйсән Тимуршина, Аидә Мәгъдәнурова, Алсу Саттарова осталыкта сы...

Быел Әгерҗе Сабан туенда тәүге тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе узды, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре".
9748 Фото: agryz-rt.ru/
Бәйгедә өч гүзәл - Ләйсән Тимуршина, Аидә Мәгъдәнурова, Алсу Саттарова осталыкта сыналдылар. Кызлар үзләре белән таныштырдылар, жюрига пешереп алып килгән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Сәнгатькә гашыйк кызлар җыр-биюгә осталыклары белән дә шаккатырдылар. Алып баручылар биргән викторина сорауларына да тиз һәм төгәл җавап бирделәр.
Шулай итеп, “Сабан туе гүзәле“ исеменә район мәдәният бүлеге методисты Ләйсән Тимуршина лаек булды. Аңа һәм төрле номинацияләрдә бүләкләнгән Аидә белән Алсуга Дипломнар тапшырылды. Алар бүләкләргә дә лаек булдылар. Ләйсәнгә милли баш киеме калфак та бирелде.
 
Миләүшә Ягъфәрова

Комментарийлар