Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган велойөреш узды

Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган велойөреш узды, дип яза “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы. Фото: agryz-rt.ruӘлеге чара дүртенче тапкыр оештырыла. Анда яшьләр, педагоглар, укучылар катн...

Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган велойөреш узды, дип яза “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.
0112 Фото: agryz-rt.ru
Әлеге чара дүртенче тапкыр оештырыла. Анда яшьләр, педагоглар, укучылар катнаша. Ә быел катнашучылар саны 300гә якын иде. Бу башка еллар белән чагыштырганда, ике тапкырга артык.
Велоузышчылар Әгерҗегә дүрт флаг алып бардылар: Девтернәдән – Җиңү флагын, Салагыштан Татарстанныкын, Күләгәштән һәм Наҗардан – Россиянекен. Төп велойөреш Наҗар авылында старт алды. Катнашучылар Тирсә, Мордывый, Иж-Бәйки, Иж-Бубый авылларында тукталышлар ясап, һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
Соңгы тукталыш Әгерҗенең Җиңү мәйданында булды. Анда велосипедчыларны шәһәр халкы һәм район башлыгы Валерий Макаров каршы алды.
– Барыгызны да якынлашып килүче олы бәйрәм белән котлыйм һәм ветераннарга олы рәхмәтебезне җиткерәм. Бүгенге чара – аларга булган тирән хөрмәтебезнең бер чагылышы ул. Велойөреш ел саен узарга тиеш, – диде Валерий Макаров.

Комментарийлар