Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе хаҗга юллама белән бүләкләнде

Азнакайда ир-егетләр арасында “Әсләм” Коръән уку бәйгесе узды, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы. Россиядән һәм Татарстаннан 31 ир-егет Коръәнне яттан сөйләү буенча ярышты. Бәйгечеләр арасында...

Азнакайда ир-егетләр арасында “Әсләм” Коръән уку бәйгесе узды, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.
 
Россиядән һәм Татарстаннан 31 ир-егет Коръәнне яттан сөйләү буенча ярышты. Бәйгечеләр арасында балалар да күп иде.
Беренче урын алучылар олы һәм гомрә хаҗына юлламалар белән бүләкләнделәр. Икенче урынга лаек булучыларга ноутбук, өченчеләргә планшет бирелде. Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин беренче урын алды һәм олы хаҗга юллама белән бүләкләнде.

Комментарийлар

Реклама