Логотип «Мәйдан» журналы

ЕГАИС көрәшне башлады: 1 апрельдән штрафлар гамәлгә керә

2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш максатыннан бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) гамәлгә кертелде. Исерткеч эчемлекләр белән сату итүче эшкуарлар...


2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш максатыннан бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) гамәлгә кертелде. Исерткеч эчемлекләр белән сату итүче эшкуарлар бу яңалыкны шактый уңай кабул итүгә карамастан, күпләр аның белән ничек эш итәргә кирәклеген аңламаган. Нәкъ менә шуңа күрә Россия Хөкүмәте әлеге системаны урнаштырып өлгермәгән эшмәкәрләрне 1 апрельгә кадәр штрафка тартмаска карар кылган иде...



beverage-1
Россия күләмендә ялган алкоголь продукциясен ачыкларга ярдәм итәчәк бу җиһазлар беренчеләрдән булып нәкъ менә Татарстанда кулланыла башлады. Исегезгә төшерәбез: бу система белән эшләү ысулы беренче карашка шактый гади кебек. Кагыйдә буларак, касса аппаратларына махсус техника ялгана. Кассир, гадәттәгечә, алкоголь продукциясендәге кодны укый, нәтиҗәдә махсус программа әлеге товарның алкоголь икәнлеген таный һәм штрих-кодтагы мәгълүматны тагын бер кат кертергә куша. Әлеге код автомат рәвештә ЕГАИС системасына җибәрелә. Нәтиҗәдә, чекта бу эчемлек турында мәгълүмат урнаштырыла. Шул рәвешле, сатып алучы алкоголь продукциясенең чынмы-юкмы икәнлеген тикшерә ала.
Моңа кадәр әлеге система белән эшләү алкоголь продукциясе җитештерүчеләр өчен генә мәҗбүри иде. 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап исә системага күпләп һәм ваклап сату оешмалары да кушылды. 2016 елның 1 июленнән – шәһәрләрдәге ваклап сатучы кибетләр, ә 2017 елның 1 июленнән – авыл җирлекләрендәге сатучылар да әлеге системага тоташырга тиеш булды.
Татарстан кибетләре бу системага агымдагы елның 20 декабренә кадәр тулысынча тоташып бетәргә тиеш иде. Тик бу өлкәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр шактый булган икән. Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең коллегия утырышында Тәтеш һәм Актаныш районнарының бу системага тулысынча тоташып бетмәгәнлекләре ачыкланды. Әле алай гына да түгел, исерткеч эчемлекләр белән эшләүче эшкуарлар премьер-министр Илдар Халиковка ЕГАИС системасына күчүнең шактый катлаулы булуыннан зарланды. Бактың исә, алар әлеге җиһазлар белән ничек эшләргә кирәклекне тулысынча аңламаганнар икән. Премьер-министр бу проблеманы, һичшиксез, хәл итәргә кирәк, дип белдерде. Ул күзәтчелек органнарына эшкуарларга ярдәм итәргә, ЕГАИС белән бәйле махсус укулар оештырырга боерды.
Чыннан да, озак та үтми, Татарстан шәһәр һәм районнарында ЕГАИС ка күчү белән бәйле укулар һәм очрашулар башланып китте. Әлеге чараларны Түбән Кама, Әлмәт, Казан һәм Чистайда уздырырга өлгергәннәр инде.
- Хәзерге вакытта республикадагы күпләп һәм ваклап сату оешмаларының барысына да тиешле җиһазлар урнаштырылып бетте дип әйтергә мөмкин. Алар ЕГАИС системасына алкоголь продукциясе сатып алыну турында хәбәр итә. Бүгенге көндә бу җиһазларны ЕГАИС системасына тоташтыру тәмамлану алдында. Эшкуарларның 85 проценты бу система белән эшли башлады инде, - дип хәбәр итәләр дәүләт алкоголь инспекциясендә.
Хәзер төп максат – әлеге күпләп һәм ваклап сату оешмаларында эшләүчеләрне ЕГАИС җиһазлары белән дөрес итеп эшләргә өйрәтү. Ник дигәндә, система дөрес эшләмәгән һәм сатып алынган барча продукция анда кертелеп бетмәгән очракта аларны административ җаваплылыкка тарта башлаячаклар. Штрафларның күләме дә билгеле: рәсми затлар өчен – 10-15 мең сум, ә юридик затларга 150-200 мең сум дип билгеләнгән.
Әлеге штрафлар 2016 елның 1 гыйнварыннан ук гамәлгә керер, дип планлаштырылган иде. Тик Россия Хөкүмәте эшкуарларга ЕГАИС системасына күнегү өчен беркадәр вакыт бирү карарын кабул итте. Шул рәвешле, штрафлар 2016 елның 1 апреленнән генә салына башлый.
2015 елда Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан законсыз әйләнештән 340,8 мең литр ялган исерткеч эчемлек алынган. 87 җинаять эшенең судка җибәрелгәнлеге мәгълүм. Хокук сакчылары республикага аеруча зур куркыныч тудыра торган Казахстан аракысы ташуның 10 каналын ябуга ирешкән. Самар, Оренбург, Киров, Ульян өлкәләреннән, Башкортстаннан кертелә торган законсыз алкоголь продукциясенә дә чик куелган.
Узган ел республикада исерткеч эчемлекләр белән сату итүчеләрне тикшерү эшләре дә арткан. 2015 елда әлеге оешмаларда барлыгы 1,6 мең тикшерү үткәрелгәнлеге билгеле. Тикшерүләр буенча барлыгы 3,7 мең хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу – 2014 ел белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар