Логотип «Мәйдан» журналы

Әфлисунның кабыгы да файдалы

Бу җимешнең тәмле икәнлеген барыбыз да белә, ә менә кабыгы нәрсәләрдән файдалы?

Әфлисун кабыкларына кайнаган су салыгыз да ут өстендә 5 минут тотыгыз. Суытыгыз һәм сөзегез. Тәменчә бал яисә шикәр комы өстәсәгез дә була.

Әлеге төнәтмә ашкайнатуны яхшырта, ашау-эчү теләген бетерә, эч күбүгә юл куймый.
Ә әфлисун кисәкләре арасындагы ак җепселләрдә кан тамырларын ныгытучы шикәр кушылмалары бар, шуңа күрә аларны чистартырга кирәкми.
Сәламәт булыгыз!
 
 
 
 
 
Автор:Зөһрә Исламова
 
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Racool_studio
 
 
 
 
 
 

 

 

 

 

Комментарийлар