Логотип «Мәйдан» журналы

Әфганчыларны искә алдылар

15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алалар. Моннан 27 ел элек, 1989 елда бу көнне совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Быел Казандагы сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында узган ми...


15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алалар. Моннан 27 ел элек, 1989 елда бу көнне совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Быел Казандагы сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында узган митингка бөтен Татарстаннан әфганчылар җыелды.



3a5ac29de20fa2df236d95a34d6fec5c_L
Ун елга якын сузылган, унбиш мең совет кешесенең гомерен өзгән әфган сугышы тәмамланган көнне рәсми рәвештә Россиядә генә түгел, Белоруссия, Украинада да билгеләп үтәләр. Бу көнне иҗтимагый оешмалар Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат һәм офицерларны искә алу акцияләре уздыра. Татарстанда быел Түбән Кама шәһәрендәге сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл яңартылды, ә Әфганстанда дүрт егетен югалткан Кайбыч районында өр-яңа һәйкәл ачылды.
Казанда оештырылган җыенда “Боевое братство” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге рәисе, генерал-майор Иван Стогниев, “Татарстанның сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты” иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, “Татарстанның эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр хәрби хәрәкәтләр ветераннары берләшмәсе” республика иҗтимагый оешмасы рәисе Михаил Основ, “Патриот” республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов катнашты. Митингны Казан хәрби гарнизоны башлыгы генерал-майор Владимир Майстренко ачып җибәрде. “Безнең изге бурыч – әфган җирендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны хөрмәт белән хәтердә саклау, аларның истәлегенә лаек булу. Бүген дә дөньяның төрле почмакларында хезмәт итүче солдатларыбыз ветераннарыбызның батырлыгын дәвам итәргә омтылырга тиеш”, – диде генерал-майор.
“Әфганстанда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре” республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рөстәм Акчурин “кайнар ноктадан” исән кайту бәхетенә ирешкән сугышчыларга саулык-сәламәтлек теләде. “Безгә, улларын сугышта югалткан ата-аналарга, бу көн шатлыклы да, кайгылы да. Безнең улларыбыз белән хезмәт иткән егетләр исән-сау туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтканына, бүген җәмгыятькә файдалы булып эшләп-яшәп ятуына шатланабыз. Шул ук вакытта без беркайчан да үзебезнең югалтуларны оныта алмаячакбыз. Сугыш безнең балаларыбызның гомерен өзде, без һаман да күз яшьләре түгәбез. Безне бердәнбер тынычландырганы – балаларыбыз сатлыкҗан булмады, Ватан алдында бурычын үтәде, аларның батырлыгы дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Алар яшь буынга үрнәк булып торалар”, – дип Рөстәм Акчурин дөньяларга иминлек теләде. Митингка килүчеләр сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Әфганстанда хезмәт иткән Яшел Үзәннән Илдар Чупаков сүзләренчә, күктән таш яуса да ел саен 15 февраль көнне әфганчылар очрашуга, сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела. “Быел без искә алу чарасына Казанга кадәр килдек. Кайткач, гадәттәгечә, үзебездә, Яшел Үзәндә дә җыелачакбыз. Бу көн безгә бер-беребезнең хәлләрен белешергә, борчыган мәсьәләләр булса аларны бергәләп чишәргә, тормышта таяныч табарга мөмкинлек бирә. Барчабызга да тыныч дөньяда, матур итеп яшәргә телисе килә”, – ди әфганчы.
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар